+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 февраль 2023, 11:55

Мәхәббәт өчен киртәләр юк...

Башкортстан батальоны сугышчысының кәләше яраткан кешесе белән очрашу өчен, ике мең чакрымнан артык юл үтеп, Донецк шәһәренә килгән.

Мәхәббәт өчен киртәләр юк...Мәхәббәт өчен киртәләр юк...
Мәхәббәт өчен киртәләр юк...
Бу хакта «Башинформа»га "БСТ" журналисты Азат Садриев сөйләгән. Телеканалның элекке хезмәткәре 2022 ел ахырыннан махсус операция зонасында бурычлар башкара.

"Әлбәттә, мин моны көтмәгән идем. Башта аның бирегә килүенә бик борчылдым, чөнки барыбер сугышчан хәрәкәтләр зонасы бит. Әмма Донецкида хәзер тынычрак, мин аны автобуста очраттым. Әлбәттә, күрешүемә бик шат идем", - дип хисләре белән уртаклаша сугышчы.

Хатын-кызның сүзләренчә, бирегә барып җитү кыен булган, әмма чын мәхәббәткә киртәләр юк.

"Бу юл чыннан да җиңел түгел, ләкин мин бик күп айлар аерылып торганнан соң аны бик сагындым һәм аның монда ничек яшәвен үз күзләрем белән күрергә теләдем", - ди кыз.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас