Стәрлетамак районының Октябрьский авылында бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә «ГАЗель» шоферы һәлак булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир машинаны җылытуга куйган, шул ук вакытта үзе салонда булган. "ГАЗель" газда эшләгән. Машина җылынган вакытта шартлау яңгыраган.
Әлеге ир шул урында үлгән. Бу көнне аның туган көне булган.
Фото:пресс-служба ГУ МЧС России по РБ