+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 февраль 2023, 02:55

Ана дип атап буламы соң моны?

Бу хатын өлкән балаларына хокукларыннан мәхрүм ителгән булган инде, ләкин икенчеләрен тудырган...

Ана дип атап буламы соң моны?Ана дип атап буламы соң моны?
Ана дип атап буламы соң моны?

Башкортстанда имин булмаган гаиләдән аш тәмләткечләре белән тукланган 10 яшьлек малайны тартып алганнар.

10 һәм 6 яшьлек балалары булган хатын элегрәк хокук сакчылары исәбендә торган булган. 2012 елда ул өлкән балаларына карата ана хокукыннан мәхрүм ителгән инде. Хатын спиртлы эчемлекләр куллана һәм балаларын кыйный.

Торакны тикшергәндә, полицейскийлар 10 яшьлек малайның еш кына ач булуын ачыклаган. Бала әйтүенчә, кайвакыт аңа аш тәмләткече генә ашап торырга туры килә. Балигъ булмаган баланың тәнендә җәрәхәтләр дә табылган. Табиблар, педагоглар һәм балалар психологы тикшерүе аның гаиләдәге начар хәл белән турыдан-туры бәйле сәламәтлек проблемалары булуын күрсәткән.

Хатынның кызы әнисендә Белорет районында яши.

Малай хәзерге вакытта приютка урнаштырылган. Анага карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Фото: bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас