– Оһо! Авыр гына! Нәрсәләр төядең? — Линар әнисенең кулыннан сумкаларын алгач, гаҗәпләнүен белдерде.
– Авыр гына дисеңме, бик авыр, улым! Кулларым өзелеп төшә язды!
– Иртәрәк әйтсәң, базарга килгән булыр идем.
– Әллә нигә башыма килмәде шул. Ит алырга уйламаган идем, күргәч, кызышып киттем. Утырып кайтсам да бу кадәр авырлыгы сизелмәс иде. Әллә нинди заман китте димме, ир-атлар да, яшьләр дә урын бирергә тормый хәзер. Синең яшеңдәге бер егет янымда рәхәтләнеп утырып барды. Телефоннан күзен дә алмый, кая инде аңарда башкалар кайгысы! Син ялт итеп сикереп торыр идең, әйеме, улым?
Линар җавап кайтармады, иңнәрен генә сикертеп куйды.
– Нәрсә, әллә транспортта урын бирмисеңме син дә олылырга?
– Сорасалар, бирәм инде.
– Ә сорамасалар? Үзең белеп?
– Бәйләнмә әле, әни, беләсең ич, мин күбрәк җәяү йөрим.
– Кара аны, шәфкатьле бул, балам! Әтиең исән булса, нәкъ шул мин әйткәннәрне кабатлар иде...
***
Спорт комплексындагы күнегүләрдән соң шәһәр читендәге күлгә коенырга барырга унбишләп егет теләк белдерде. Автобуска алданрак кергәннәр урынлы да булды. Линар өчен Вадим урын алып калган иде. Тик урта яшьләрдәге, портфельле ир-ат өлгеррәк булып чыкты. Аның: “Бу урын буш түгел, без бергә”, – дигәненә, ул елмаеп: “Гафу итегез, утыргычларга исем-фамилияләр беркетелмәгән, тик шулай да, бик теләсәгез..” “Юк, юк, кузгалмагыз, мин басып барам!” – диде Линар, аны бүлдереп.
– Ихтыярыгыз, рәхмәт! Сөйләшеп барыр сүзегез булгандыр, бәлки.
– Сөйләшер өчен урын табылыр, һич борчылмагыз!
– Анысы шулай! Мин үзем колледжда укытам, укучыларыма, һичшиксез, сезнең белән булган очракны җиткерәчәкмен. Күреп торам, сез – тәрбияле егет. Әйткәндәй, кайсы мәктәптә укыйсыз? Җавап алгач, үзалдына: “Җәмәгать транспорты – лакмус кәгазе”, – дип куйды. Автобустан төшеп, күл буена килеп җиткәнче, Вадим Линарга: “Тәрбияле егет!” – дип төрттереп барды.
Кире кайтканда, автобуста хәтта басарга да урын юк иде. Шәһәр халкы, әйтерсең, барысы да күл буена җыелып килгән. Булмас димә, эссегә чыдар хәл юк ич! Су коенганнан соң бераз җиләслек алган кешеләрне автобус кире үз халәтенә кайтара башлады. Әнә, Линар янында, әнисе чамасындагы хатын, җаен таба алмый, сумкасын әледән-әле бер кулыннан икенчесенә күчерә. Бергә килгән егетләр автобуска бер ишектән генә кермәгәч, берничә төркемгә аерылып басканнар. “Вадим да күренми, “тәрбияле егет”тән читкәрәк киткән”, – дип эчтән генә көлемсерәп куйды Линар. Бераз юл үткәч, салонның алгы өлешендә ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыктымы, халык шаулаша башлады. Тимурның да тавышы ишетелеп китте: “Урын бирегез, олы кеше бит, күреп торасыз, кызыгыз басып та барыр!” Линар булдыра алганча алгарак үтте. Хәзер инде аңа барысы да ачык күренә иде. Сары күлмәкле ханым: “Нишләп минем кызым басып барырга тиеш әле? Аңа сигез яшь, юл хакы аерым түләнә, ул да арыган, аның да утырып кайтасы килә”, – диде дә, кызын кочаклап, тәрәзәгә карап бара башлады.
“Ярар, ярар, эндәшмә, балакай, кирәкми, утырмыйм”, – дип такмаклап торган олы гына яшьтәге апага үзе дә әллә ни яшь булмаган ир-ат урын бирде. Шунда Линарның күзе алгы утыргычларның берсендә йокымсырап барган Вадимга төште. Ул кычкырудан чак тыелып калды.
Алар өчесе дә бер тукталышта төште. Тимур алардан бер йорт аша гына яши. Әтисе – аларның тренеры. Дүртенче сыйныфка күчкәч үк, Вадим белән Линар спорт белән Тимур тәкъдиме белән шөгыльләнә башлаган иде. Бер-берсенә якын да яшәгәч, аларның күп вакыты бергә үтә. Төгәл предметларны бик җиңел үзләштергән Вадим аркасында мәсьәләләр тиз чишелсә, Тимур информатиканы яхшы алдыра. Линарның әллә ни мактанырлыгы булмаса да, “өчле”се юк, алай. Тик “бишле”ләр дә сирәгрәк эләгә шул.
– Тимур, мин аңламадым, нигә син автобуста теге кызчыкның әнисенә “бәйләндең”, ә Вадимны кузгатмадың?
– Ул тыңламады.
Вадимга иптәшләренең аны тикшерә башлавы, әлбәттә, ошап бетмәде. Ул теш арасыннан: “Нәрсә ди әле минем дәү әни: “Кемнең кулында – шуның авызында! Кем өлгер – шул ота!” Аңлашыламы?” – диде дә, шәбрәк атлап китте. Линар белән Тимур да адымнарын кызулатты.
– Ә синең дәү әниеңә шулай урын бирмәсәләр?
– Аны шәхси машинада гына йөртәләр, автобуска утырмый ул.
– Яхшы! Ә минем әнием белән туры килсәң?
– Әгәр дә мин аны танымасам, я булмаса күрми калсам, нәрсә эшләтер идең?
– Эш таныш яки таныш булмауда түгел, мөнәсәбәттә. Исеңдәме, барганда, синең янда утырган абзый: “Җәмәгать транспорты – лакмус кәгазе”, диде. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә транспортта, сорамасалар, сикереп тора торган кешеләрдән түгел. Тик бүген күзем ачылгандай булды... Олылар әйтмешли – күңел күзем, — диде Тимур.
Линар аның кулын кысты. Вадим: “Бала-чагалар, пока!” – диде дә, подъездларына атлады.
Шушы сөйләшүдән соң, Вадим алардан читләшә башлады. Уку елы башлангач, элеккечә “теш үтмәгән” мәсьәләләрне бергә чишү гадәте дә бетте. Тимурны әти-әнисе репетиторга беркетте. Линарның андый мөмкинлеге юк иде, шуңа ул берничә көн күңелсезләнеп йөрде.
Беркөнне, күнегүләргә китеп барганда Тимур: “Беләсеңме, кем минем репетитор?” – дип, Линарга текәлде.
– Каян белим, вәт, кызык син!
– Исеңдәме, су коенырга барганда, автобуста синең урынга утырган колледж укытучысын?
– Исемдә! Шуннан?
– Утырган да шуган! Шул репетитор булып чыкты.
– Чынлапмы?
– Синең турында да сорашты, ничек укый, фәлән-төгән.
– Менә бит!
– Кыскасы, аның янына икәү бергә йөриячәкбез.
– Юк, юк! Мең тапкыр – юк! Әнидән репетитор өчен акча сорамаячакмын! Бердәм дәүләт имтиханы икенче елга гына, үзем тырышачакмын!
– Линар, ашыкма, тыңлап бетер. Мин аңа барысын да сөйләп бирдем, әтиең юклыгын да әйттем. Шуннан соң ул: “Хак сорамаячакмын, килсен, шәп егетләр юкка чыгарга тиеш түгел!” – диде.
Егетләр спорт комплексына килеп җиткәннәрен сизми дә калды. Линар Тимурның кулын кысты: “Рәхмәт, дустым!” Тимур елмаеп: “Миңа түгел, Андрей Николаевичның үзенә әйтерсең!” – дип җаваплады. Күтәренке кәеф белән алар спорт залына үтте.
Люция Әблиева.