Бу хакта төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу хакта без язып чыккан идек. 2021 елның 4 августыннан 5 августына каршы төндә гаепләнүче 38 яшьлек ир белән соңгысының остаханәсендә хәмер эчкәннәр. Алар арасында низаг чыккан, депутат, иптәшенә һөҗүм итеп, аны ерткычларча кыйнаган. Инвалидлыгы булган Илфат Төхвәтов шул урында үлгән. Танышлары хәбәр иткәнчә, аның умыртка, баш сөякләре сынган, бер генә исән кабыргасы да калмаган.
Бу төндә Илфат гаепләнүченең туена детальләр әзерләгән булган, мөгаен, бәхәс шуның аркасында башлангандыр. Үлгән кешенең хатыны, кызы һәм улы калган.
Җинаять җаваплылыгыннан качу өчен гаепләнүче мәетне урамга чыгарып куя һәм шуннан соң качып китә. Аннары ул кәләше белән остаханәгә әйләнеп килә, ашыгыч ярдәм чакырта һәм танышын үлгән килеш табуын белдерә. Әмма үткәрелгән тикшерү-оператив чаралар һәм экспертлар тикшеренүләре нәтиҗәсендә хокук сакчылары әлеге версияне тулысынча кире кага алган.
Александр Котелевскийга карата белә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерү мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул 8,5 елга катгый режимлы колониягә хөкем ителгән, шулай ук әхлакый зыян өчен 1,5 миллион компенсация түләгән.
Фото: mk.ru