SHOT Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, үпкәсе ялкынсыну Олимпия чемпионының төп проблемасы түгел инде. Табиблар отит инфекциясе баш миенә күчәргә һәм катлауланулар бирергә мөмкин дип саный.
Яңа шешләр баш миенең берничә урынында табыла. Зур ярымшарларның ми эчендәге гематомасы үсә. Баш миенең ак һәм соры матдәләре уң фронталь өлештән кала барлык бүлекләрдә дә зарарланган.
Роман Костомаров гыйнварда пневмония белән реанимациягә эләккән иде. Ай ахырында ул аңына килде, ләкин соңыннан танылган спортчының хәле тагын да начарланды. Нәтиҗәдә, медикларга спортчының аяк һәм кулларында берничә бармагын кисәргә туры килде.
"Коммунарка" клиникасының баш табибы Денис Проценко, хәзерге вакытта табиблар Романның гомере өчен көрәшә, дәваханәгә кергәндә фигуристның клиник-лаборатор күрсәткечләре исән калу өчен минималь мөмкинлек турында белдерә иде, диде.
фото: социаль челтәрләр