Хокук саклау органнары кичә Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында кылынган кеше үтерү очракларын тикшерә.
Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көнләшү сәбәпле, 22 яшьлек егет үзенең 16 яшьлек элек йөргән кызын һәм аның 20 яшьлек дустын берничә тапкыр пычак кадап үтергән.
Шуннан соң егет әтисенең "ВАЗ 2107" машинасында качып китәргә карар кыла. Аннары ул «ВАЗ 2114» автомобиленә күчеп Уфага юл тота.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, аның машинасына ЮХХДИ хезмәткәрләре игътибар иткән. Полицейскийларны күргәч, шикләнелүче качарга маташа, әмма каршыга килүче «Лада Гранта» автомобиле белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә "Гранта"ның шоферы һәлак була, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кеше хастаханәгә салына.
Кеше үтерү һәм юл-транспорт вакыйгалары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
фото:"МВД по РБ"