

Хокук сакчысы бу көнне хезмәттәше белән бергә профилактик исәптә торучы кешеләрне тикшерергә чыккан. Фатирларның берсендә аларны исерек хуҗа каршы ала, ул полицейскийларны мыскыл итә башлый, ә аларның берсенә йодрыклары белән ташлана.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, дебоширны тоткарлаганнар һәм ул җинаять фигуранты булган. Ир сынау срогы белән бер ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Аңа, шулай ук, полиция хезмәткәренә әхлакый зыян өчен компенсация түләргә туры киләчәк.
Фото: mk.ru