+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 март 2023, 12:58

"Әнидән генә аермагыз..."

Спиртлы эчемлекләр эчкән хатын-кызның балалары күпләргә үрнәк.

Бу хәл турында бер хатын-кыз "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.

"Безнең күршеләрдә гаҗәп хәл: эчкече хатынны 15 яшьлек балалары тәрбияли. Балалары унган да инде: хатын-кыз чит ирләр белән аракы эчеп ятканда, алар ашарга пешерә, өен җыештыра. Укытучылар белдерүенчә, мәктәптә дә тырышып укыйлар.

Кичә алар, әнисен ике яклап култыклап, өйгә кайтып килә. "Нигә кирәк ул сезгә, ташлагыз", - дидем.

"Бер кешегә дә әйтмәгез инде. Балалар йортына барасы килми. Әнидән генә аермагыз", - дигән җавап килде.

Балакайларга Аллаһ ярдәм бирсен инде!" - дип язган ул.

 

Фото: ru.freepik.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: