

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашу өчен ике яңа ирекле батальон төзи башладылар.
Аларның берсе Даян Мурзин исемен йөртәчәк, икенчесе «Төньяк амурлары» дип аталачак.
Сугыш хәрәкәтләре ветераны, ирекле батальоннарны формалаштыру штабы начальнигы Борис Гордеев сөйләгәнчә, «Төньяк амурлары» батальонына 50 яшькә кадәргеләр керәчәк, алар махсус операциядә "Росгвардия" составында катнашачак. Даян Мурзин исемендәге отряд 50 яшьтән өлкән ирләрне кабул итәргә әзер.
"Мин Салават Юлаев исемендәге халык батальонын формалаштыруда һәм җибәрүдә булыштым. Ул чакта бик күп теләүчеләр керә алмады. Шуннан бирле дүртенче батальон турында уй бар иде. Без Салават Юлаев батальонын формалаштырган шул ук состав белән җыелдык һәм 27 февральдән Уфада безнең штаб теләүчеләрдән гаризалар кабул итә», - диде Борис Гордеев.
Аның сүзләренчә, әлегә республика Хөкүмәте Оборона министрлыгы белән яңа батальоннарга ярдәм итү турында сөйләшүләр алып бармаган. Әмма беренче ике көндә офиска отрядларга керергә теләүче 30дан артык кеше килгән. Доброволецларга язылу әлегә Уфа шәһәре, Әй урамы, 63 адресы буенча бара. Тулырак мәгълүматны 8 987 047 28 75 телефоны буенча белергә була (шалтыратулар көн саен 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә).
Борис Гордеев сугыш тәҗрибәсе булган һәм булмаган кешеләрне, элек хөкем ителгәннәрне, медицина хезмәткәрләрен кабул итәргә әзер булуларын билгеләп үтте.
Фото: башинформ