+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 март 2023, 06:05

Бер тәүлектә - дүрт мәет

Янгыннардан сак булсак иде, дуслар!

Бер тәүлектә - дүрт мәетБер тәүлектә - дүрт мәет
Бер тәүлектә - дүрт мәет

Якшәмбегә каршы төндә 3.40 сәгатьтә Уфа районының Осоргино (Осоргинский посад) авылында Раштуа урамындагы янгын турында хәбәр килгән.

Кызганычка каршы, янган мунчаны сүндерү вакытында ике кешенең мәете табылган. Шәхесләре билгеләнә.

Баймакта шәхси йортта чыккан янгын 55 яшьлек ирнең гомерен өзгән. Кушнаренко районының Югары Сәет авылында янгыннан соң 1947 елгы ирнең мәете табылган.

Ут-күз белән сак булсак иде, дуслар!

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас