+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 март 2023, 11:45

Дүрт ирне төп башына утырткан!

Бишенчесендә тотылган.

Дүрт ирне төп башына утырткан!
Дүрт ирне төп башына утырткан!
Уфада бик кызык та, кызганыч та хәл булган.

Бер хатын биш ир-егеттән акча алган һәм аларны шунда ук мобиль кушымта аша банк счетына күчерергә вәгъдә биргән.

Бу хәл "кальянный"да башланган. Бу хатын, чит ир янына килеп, 5 мең сум кулакча сорый, аны әлеге кешенең банк исәбенә күчерергә вәгъдә итә. Зыян күрүче аңа ышана һәм акча бирә, ә хатын, үз чиратында, юкка чыга.

Бу мошенник башка кешеләрдән дә акча алып, бу хәйләсен тагын дүрт тапкыр кабатлаган.

Ләкин соңгысында ул "кайнар эзләр" буенча тотылган һәм ел ярымга гомум режимлы колониягә хөкем ителгән.

 

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: