Күптән түгел урындагы суд иргә хөкем карары чыгарды.
Эш материалларыннан күренгәнчә, салмыш хатын гаепләнүченең өенә килгән. Алар кухняда бер шешә спирт эчкән. Мәҗлес вакытында икесе дә исергән, һәм хатын дусына классташлар очрашуында ничек күңелле йөреп кайтканын сөйли башлаган. Бу ир-атны ярсыткан, ул хатынны очрашуда булган бер иргә көнләгән.
Шуннан - бәхәс, аннары - сугыш, шуннан соң ирнең кулына пычак эләгә...
Бераздан яралы хатын улын чакырып китерә һәм алар өйләренә юллана. Ләкин җәрәхәтләре җитди булып чыга, икенче көнне ул дәваханәдә үлә.
Ирне 7,5 елга катгый режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Ул хатынның балаларына 500 мең сум акча түләргә тиеш.
Фото: absatz.ru