+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 март 2023, 04:15

Сугышның кайчан тәмамланачагына фараз бар

Бөтен дөньяга танылган һинд күрәзәчесе Пунит Нахата «Россия 1» тeлеканалында чыгыш ясаган вакытта махсус операциянең тәмамланачагын һәм Русиянең киләчәген фаразлады.

Нахата 2016 елда - COVID-19 пандемиясен, ә 2018 елда Төркиядә җир тетрәүләр булачагын фаразлау белән танылды.

Күрәзәче исәпләвенчә, 2024 елның февралендә махсус операция тәмамланачак. Шуннан соң Русияне 16 ел дәвамында үсеш көтә. Шул ук вакытта башка дәүләтләр белән барлык бәхәсләр һәм каршылыклар да бетәчәк.

Махсус операциягә килгәндә, Нахата 7 марттан алып яз ахырына кадәр ситуациянең вакытлыча начараюын фаразлады.

Шуннан соң, имеш, яхшырачак һәм сөйләшүләр башланачак.

Сугышның кайчан тәмамланачагына фараз бар
Сугышның кайчан тәмамланачагына фараз бар
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас