+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 март 2023, 03:35

Ана белән бала янып үлгәннәр

Бүген төнлә Кушнаренко районының «Стрела» бакчачылык ширкәтендәге йортта янгын чыккан.

Ана белән бала янып үлгәнАна белән бала янып үлгән
Ана белән бала янып үлгән

Коткаручылар килгәндә бакча йорты дөрләгән булган. Кызганычка каршы, сүндерү һәм конструкцияләрне тикшерү барышында 12 яшьлек баланың һәм 50 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Шулай ук янгын нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге пешү белән 1988 елда туган ир дәваханәгә китерелгән.

Янгынның сәбәбе билгеләнә. Янгын урынында тикшерү-оператив төркем, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре эшли.

Шушындый фаҗигаләрне булдырмас өчен янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез иде. 

  Фото: "Пресс-служба главного управления МЧС по Башкирии"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас