+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 март 2023, 12:35

Әтисе һәм кызы табылган

Әниләрен озак эзләгәннәр...

Әтисе һәм кызы табылган
Әтисе һәм кызы табылган
Учалы районының Юлдаш авылында шәхси йортта янгын сүндерү вакытында ике кешенең мәетен табу факты буенча тикшерү үткәрелә.
 
Төбәк тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 9 мартта иртән Юлдаш авылында Елга тыкрыгында урнашкан бер катлы агач йортта янгын чыккан. Бу вакытта йортта өлкән яшьтәге ир белән хатын, шулай ук аларның улы һәм кызы булган.

Янгынны сүндергәндә йортта 87 яшьлек ир-ат һәм аның 57 яшьлек кызының мәетләре табылган. Үлгән кешенең 55 яшьлек улы өйдән чыгып, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
 
91 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе соңрак табылган...
 
Янгыннардан сак булыгыз! Кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәгез!
 
Фото: "Следком РФ по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: