+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 март 2023, 18:32

"...Ярты зал сине сагынып елады"

Җырчы Алсу Фазлыеваның әтисенең үлемен һаман кабул итә алмый. Моны кичергәннәр аңлар инде...

"...Ярты зал сине сагынып елады"
"...Ярты зал сине сагынып елады"

Фидаил абый вафатына 3 ел гомер узган. Җырчы социаль челтәрдә бу хакта болай яза:

«3 ел инде син безнең арада юк... Искә төшкән саен йөрәкләр сыкрый... Син киткәннән соң, 2 ел аңышмый, төштәге кебек яшәлде, аннан соң гына, тормышка ямь өстәп, 2 оныгың тугач кына, тынычланган кебек булдык. Син безнең арада булмасаң да, янәшәдә икәнне тоеп яшим, синең ярдәмне гел сизеп торам. Бик авыр вакытта күңелем белән синең белән сөйләшәм, дөрес юлны күрсәтүеңне сорыйм.

Балтачтагы концертыбызда «Әтием капкалары» җырында ярты зал сине сагынып елады... Әйе, бик кешелекле, ярдәмчел кеше идең, әти, безне дә шуңа өйрәттең...

Безнең 3 баланың тормышына карап, сөенер идең. Бик сагынабыз, әти, син мәңге күңелләрдә».

Беркайчан да бетми торган сагыну, "их, азрак кадер күрсәттем бугай", дип үкенүләр... Барысы да таныш.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: