+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 март 2023, 12:35

8 мартта үз-үзенә ут төрткән

Стәрлетамак районында яшәүче ханым иренең хыянәтенә түзә алмаган.

8 мартта үз-үзенә ут төрткән
8 мартта үз-үзенә ут төрткән

Хатын ирен көнләү аркасында чыккан низагтан соң 8 мартта үзен яндырган.

Стәрлетамак районында 8 Март бәйрәме вакытында гадәттән тыш хәл булган. Авылда яшүче хатын белән ир бәйрәм көнендә көнчеллек аркасында талашканнар. Хатын ире хыянәт иткәненә шулкадәр ышанган ки, чарасызлыктан үз-үзен яндырырга булган.

Беркем берни эшләргә дә өлгерми, хатын, мич янында басып, үзенә сыеклык сибә һәм шунда ук янып китә. Аны әти-әнисе сүндерә һәм ашыгыч ярдәм чакырта.

Бу вакыйга нәтиҗәсендә хатын-кыз тәненең 30 проценты, шул исәптән баш, муен, кул һәм гәүдә тиресе яна.

Ул реанимациягә китерелгән.

Фото:  mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: