+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 март 2023, 22:35

Төшләремә кергән газиз яр, Килеп ал син мине, өзеп ал!..

Нигә соң танышу, табышу, кавышуны кайбер хатын-кыз гомере буена көтеп ала алмый?

Төшләремә кергән газиз яр, Килеп ал син мине, өзеп ал!..
Төшләремә кергән газиз яр, Килеп ал син мине, өзеп ал!..

Язның иң беренче һәм иң матур бәйрәме үтеп тә китте. Бу көнне гүзәл затлары­бызның күпләре сөекле ире, балалары белән билгеләп үтте. Шул ук вакытта аны ялгызы гына моңсулыкта үткәргәннәре дә бүгенге җәмгыятебездә бик күп, чөнки, статистика күрсәтүенчә, илебездәге хатын-кызларның яртысы диярлек я кияүдә түгел, я аерылышкан. Моның сәбәпләре, әлбәттә, бик шәхси. Шул ук вакытта кешенең үзенә бәйле булмаган чит йогынты нәтиҗәсендә дә ялгыз калуы бик ихтимал, дигән фикер дә яшәп килә. Ә нәрсә соң ул “чит йогынты”? Ул каргыш та, бозым салу да булырга мөмкин, диләр. Бу уңайдан сөйләшүне тәмамлап, тагын бер очракны карап үтик әле.

“Минем очракны мистик дип әйтә алмыйм, безнең нәселдә хатын-кызлар линиясе буенча буыннар дәвамында кабатланып килүче сәер үзенчәлек турында гына бәян итәсем килде.
Инде ничәнче буындыр (үзем белеп тә бетермим), нәнәй дә, әни дә, мин дә гаиләдә бердәнбер кыз бала булганбыз. Гаиләдә кызлар гына тууы турында укыганым да бар, ләкин берничә кыз туса, алай ук сәер дә булмас иде, ә безнекендә гел берешәр генә кыз. Алай гына да түгел, ул сабый да җитлекмичә һәм бик көчсез булып туган, авырлыгы ике килограммга да җитмәгән һәм чак исән калган…
Аннан соң, мин шундый закончалыкны искә алдым: нәнәемнең һәм әниемнең гомер юлыннан күренүенчә, кияүгә дә адәмчә ярату хисләре нәтиҗәсендә түгел, тормышка яраклашу, “исән калыр өчен”, соңгы чиккә килеп терәлгәч чыкканнар. Нәнәй карт кыз булып, утыз яше тулганда, сайлану мөмкинлеге булмагач, кем тәкъдим ясаган, тоткан да шуңа чыккан. Исемдә, картәтием дә бер йомык, сәер генә кеше иде, ә нәнәйне мин хәтерләмим, ул әнине тудырганнан соң гомере буе чирләп, 54 яшьтә вафат булган.
Әнием туй күлмәген 22 яшьтә кигән, ләкин ул очракта да әти белән танышуына бер атна үтү белән. Үзе әйтүенчә, “тулай торакта яшәүдән шулкадәр гарык булдым, ә аның зур, иркен фатиры бар иде…” Әнием үз хисләрен минем белән уртаклашмады, ләкин сизүемчә, ул әтине бервакытта да яратмады, никахы да бәхетле булмады. Әнинең сөяркәсе булганлыгын да, үземнең шул җанашыннан туган бала икәнлегемне дә беләм. Үземә һәрвакыт шул сорауны бирәм: минем сөяркәдән тууым һәм моны әниемнең гомер буе яшереп яшәве шәхси тормышыма ничек тәэсир итте икән? Сүз дә юк, бу миңа психологик йогынты ясады. Психологка да йөрдем, чөнки әти дигән кешем булмады дип әйтерлек, ир-егетләр белән мөнәсәбәт­ләрем дә килеп чыкмады.
Әле миңа 34 яшь, кияүдә бер тапкыр да булмадым, ләкин әлеге дә баягы “исән калыр өчен” чарасы хәзер миндә дә чагылыш таба кебек. Тик мин моның белән килешә алмыйм һәм алай эшлисем килми. Берәр бай картка әллә кайчан кияүгә чыга алыр идем инде, әмма теләмим. Ә яшьтәшләрем белән, нигәдер, барып чыкмый, очраган берсен җил очырып алып киткән кебек, качалар. Бик йомшак холыклылар, үз өсләренә җаваплылык алудан куркалар кебек. Бер күрәзәче миңа әйткәнчә, нәселемдә хатын-кыз тармагы күптән бозылган, хатын-кыз энергиясе миндә бик көчле, шуңа ир-егетләр дә үземнән көчсезрәк. Дөрестер, күрәсең.
Хәзер белмим инде, берәр кайчан кияүгә чыгармынмы икән? Ләкин шунысын аңладым: үземне болай да яхшы хис итәм, үземә яхшырак күзлектән карый башладым һәм ялгызлыгыма да тыныч карыйм. Балаларым булырмы-юкмы – монысын да әйтә алмыйм, моның өчен артык борчылмыйм да, мин бала табарга хыялланган хатыннар затыннан түгел бугай. Анысыннан да бигрәк, үзем кебек катлаулы тормыш юлы үтәчәк, шәхси тормышын да кора алмаячак тагын бер җитлек­мәгән, көчсез, хәлсез кызчыкка гомер бирү кирәкме икән соң? Өстәвенә, мин нәнәемне исән чагында күрә алмадым, ә хәзер әнием дә мәрхүмә, димәк, туган очракта да кызым нәнәсен күрмәячәк. Шуларны уйласам, бик күңелсез булып китә…
Шушыларны укыганнар нинди фикердә икән? Сезнең нәселдә дә шушыңа охшаш хәлләр, буыннан-буынга тапшырылып килүче шундый сәерлекләр бармы? Миңа нишләргә, әллә берни дә эшләргә кирәкмиме? Ихтирам белән, Фируза”.
* * *
Фирузаның хатына Интернетта кайбер җаваплар да килгән.
Гөлсинә: “Фируза, төшенкелеккә бирелмә! Төрле психологларны һәм күрәзәчеләрне тыңлама! Ышан: барысы да яхшы булачак! Минем ахирәт 35 яшьтә кияүгә чыкты, ике баласы бар, бәхетле яши. Иганәчелек, изгелекләр кылу белән шөгыльләнү дә начар карманы төзәтә, яхшырта, диләр”;
Зәрия: “Үзеңне һәм интуицияңне генә тыңла! Синең их яхшы дустың – син үзең! Бала табарга теләмәвеңә ышанмыйм, син аны инде тумас борын ук кызгана, сакларга тырыша, хәстәрлек күрә башлагансың”;
Индира: “Мин – психолог. Үз-үзеңнең халәтең белән килешеп яшәү – иң дөресе. Ялгыз булу да, баласыз булу да нормально. Кирәк, дип – кияүгә чыгу, кирәк, дип – бала табу дөрес түгел. Ничек телисең – шулай яшә. Үз тормышыңны корырга тырыш һәм киләчәккә карап атла! Хыялларга бирел, планнар кор һәм үзеңә ышан!”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: