+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 март 2023, 07:55

"Өй коточкыч, мин керергә курыктым..."

 Беренче канал алып баручысы Юлия Барановская Уфа районының Михайловка авылында булып киткән.

"Өй коточкыч, мин керергә курыктым..."
"Өй коточкыч, мин керергә курыктым..."
 Телевидение алып баручысы һәм «Халык фронты» амбассадоры Юлия Барановская Уфа районының Михайловка авылына килгән. Сәбәбе - 12 кешелек гаилә 36 квадрат метр мәйданлы иске йортта яшәргә мәҗбүр.

Ун бала анасы Анастасия Сөләйманова сөйләгәнчә, бу торакны соцнайм килешүе буенча аның әти-әнисе фермада эшләгәндә алган. Йорт беркайчан да хосусыйлаштырылмаган, шуңа күрә аның торышын урындагы хакимият күзәтергә тиеш. Әмма муниципалитеттан бердәнбер ярдәм - 300 сумлык янгын хәбәрчесе биргәннәр...

Тапшыруда катнашучылар күпбалалы гаиләнең шундый шартларда яшәвенә шаккатты. "Безнең матур өйдә яшисебез килә", - ди балалар. Мәктәптә алардан көләләр икән. Өй инде җимерелеп килә.

Урындагы хакимият аларга йортны хосусыйлаштырырга куша. Ул вакытта аны сатып яисә авария хәлендә дип танырга була икән.

"Халык фронты"нда хәлне контрольгә алырга сүз бирделәр.
 
Фото: социаль челтәрләр


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: