+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 март 2023, 10:04

Барыбер өйләнәм! Африка кызына...

Татар егетенең мәхәббәт маҗаралары күпләрне гаҗәпләндерә.

Барыбер өйләнәм! Африка кызына...
Барыбер өйләнәм! Африка кызына...
Мәхәббәт кайда да мәхәббәт инде. Ничә яшьтә булуыңа, кайда эшләвеңә һәм яшәвеңә дә карап тормый бит ул! Тормышыңа язгы ташкын кебек килеп керә дә, җылы кояштай, бөтен дөньяны нурга күмә. Яратып һәм яратылып яшәүчеләр, чыннан да, бик бәхетле.

Социаль челтәрләрнең берсендә үз блогын алып баручы Марат Дәүләевны күпләр беләдер. Пермь краеның Сидәш авылында яшәүче гади татар егете ул. Авылда үскән барлык малайлар кебек үк, ул да кечкенәдән хуҗалык эшләрендә ярдәм итешеп, шук малай булып үсә. Тик менә бу авыл малае башкалардан бер үзенчәлеге белән аерыла — ул кара тәнле кызга өйләнергә хыяллана. Безнең егетләр уйлаган эшен җиренә җиткермичә максатыннан кире чигенәме соң?! Марат күптән түгел икенчегә никах укытты. Аның ике хатыны да — Африка кызлары...

2018 елда Марат Дондагы Ростов шәһәренә эшкә китә. Эш арасында егет социаль челтәрләрдә кызлар белән таныша, аралаша. Шунда ук егет Африкадан килгәннәр төркеменә дә тап була. Бер көнне анда егет Кент исемле кыз белән таныша.

Кыз, Замбиядән килеп, медицина университетына укырга кергән була. Чибәр кызның фотографиясен күрү белән егет башын югалтып гашыйк була һәм ничек тә бу кыз белән очрашу юлларын эзли. Берничә ай шулай язышканнан соң Кент Маратның туган ягына кайтырга ризалык бирә. Марат шунда ук кызга юлга түләү өчен акча җибәрә һәм туганнарына кара тәнле кызга гашыйк булуы турында сөйли. Кентны барлык якыннары белән җыелышып каршы ала егет.
Марат белән Кент, бөтенләй төрле традицияләрдә тәрбияләнсәләр дә, бер-берсен бер караштан ук аңлыйлар. Аларга бер-берсе белән бик тә рәхәт була. Шуңа да озак та уйлап тормыйча өйләнешергә була алар. Никахны егетнең әтисе шушы авылда ук укый. Зур итеп туйлар ясаудан яшь пар баш тарта. Аларга бу кирәк тә түгел, иң мөһиме — алар бергә.

Билгеле инде, бу парның кавышуына каршы булучылар да аз булмый. Берәүләр яшьләргә социаль челтәрләрдә пычрак атса, икенчеләре үзләренә үк бу сүзләрне әйтә. Имеш, Африка кызына өйләнү өчен бик кыю булырга кирәк, ә Маратта бу сыйфатлар юк, гореф-гадәтләр төрле булганлыктан, алар бер-берсен аңламаячак. Шул ук вакытта, Марат һәрвакыт үзенең бәхетле булуын ассызыклый.

— Минем балачак хыялым тормышка ашып кына калмады. Мин үземә изге күңелле, ачык, акыллы, башкалар турында начар уйлый да белмәүче кыз таптым. Ул, минем машинам һәм фатирым юклыгын белеп, миңа кияүгә чыкты. Мин бит бизнесмен да, бай да түгел. Безнең никах мәхәббәт өчен тән төсе дә, мәдәният һәм диннәрнең төрле булуы да, арада булган меңнәрчә чакрымнар да киртә түгеллеген исбат итсен, — ди ул.

Яшь пар, чыннан да, бик бәхетле була. Алар хәтта әле тумаган да балаларына исемнәр дә уйлап куялар. Марат белән Кент биш балага гомер бирергә хыялланалар. Яшьләр һәрвакыт бергә була. Бергәләп чаңгыда йөриләр, вакытларын еш кына урманда үткәрәләр.

Тик бу матур мәхәббәт тарихы озакка сузылмый. Кентка туган ягы Замбиягә кайтып китәргә туры килә. Марат исә хатыны янына барырга вәгъдә биреп кала, әмма тиздән бу уеннан баш тарта.

— Кент миңа: “Я хәзер үк киләсең, я без аерылышабыз”, диде. Без әрләшеп тә тормадык. Димәк, язмышлар шулай язылган булган, — ди егет.
Яшь блогер сәяхәтләргә йөри башлагач, элекке ир белән хатын янә очрашалар. Әмма икесе дә мөнәсәбәтләрен яңадан тергезүдән баш тарта. Хәзер кыз Монгуда яши һәм дәваханәдә табибә булып эшли.
Шушы урында бу татар егете турындагы мәкалә тәмамланыр иде... Әмма күптән түгел Марат янә өйләнде! Монысы да Африка кызы! Яшьләр Замбия ЗАГСында мөнәсәбәтләрен законлаштырган.

Егеткә бу кызны алу җиңел булмаган. Кы
з өчен Мараттан 260 мең сум акча сораганнар. Кыз Нгамбо исемле. Ул Африкада башлангыч сыйныфлар һәм музыка укытучысы булырга укыган. Русиягә күчү сәбәпле, аңа укуын ташларга туры килгән.
Бүген исә Африкадан алып кайткан яшь кәләше белән Марат туган авылында, әти-әнисе янында яши. Әлегә яшь килен авылдагы төрле эшләргә өйрәнә, кар көри, тик моның мәгънәсен ул аңлап бетерми бугай, чөнки карны... кире капка төбенә ыргыта.
Марат — биш вакыт намазын калдырмаучы мөселман егете. Аның хәзерге хатыны Нгамбо Ислам динен кабул иткән. Ә менә беренче хатынын Ислам диненә күндерә алмаган ул, Кент христиан динендә калган булган.
Әйткәндәй, күптән түгел Марат белән Нгамбоның никахлары да булды. Бәйрәм чарасында Нгамбо татарча да биергә тырышкан.
Егет сүзе бер була, диләр. Менә шулай безнең Маратыбыз да Африка кияве бүген. Инде яшьләрнең бу никахлары гомерле булсын!

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: