-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 март 2023, 10:30

Бер үсмер икенчесенә пычак кадаган

Кичә Уфада коточкыч хәл булган.

Бер үсмер икенчесенә пычак кадаган
Бер үсмер икенчесенә пычак кадаган
Дәресләрдән соң алтынчы сыйныф укучылары иптәшләренең берсенә Рабкоров урамындагы фатирга барган. Уен вакытында бер үсмер икенчесенә очраклы рәвештә пычак кадаган. Башта алар арасында конфликт килеп чыккан, бу сәбәп баланың пычак белән яралануына китергән, дигән фараз да бар.

Аңын югалтканчы зыян күргән малай алар арасында конфликт булганын хәбәр итә. Ике бала да әниләренә шалтыратып, булган хәл турында хәбәр итә. Икенче укучы аларның кухняда бутерброд ясаганнары һәм дустының очраклы рәвештә пычакка егылганы турында белдерә.

Балалар төрлечә характерлана: зыян күрүче уңай яктан, ә икенче малай хулиган данына ия. Сыйныфташлары әйтүенчә, балалар яхшы аралашкан.

Соңрак ачыкланганча, бу вакытта фатирда тагын бер малай булган. Бу вакыйганың сәбәпләрен һәм хәл-шартларын хокук саклау органнары тикшерә.

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: