+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 март 2023, 11:30

Нефтекамада газ шартлаган

Сәбәбе кыска ялганыш булырга мөмкин.

Нефтекамада газ шартлаган
Нефтекамада газ шартлаган

Нефтекамада "Дорожная" урамында урнашкан торак йортның 9нчы катында газ шартлаган.

Бу фатирда ана белән кыз яшәгән. Бу вакытта алар өйдә булмаган.

«Газ-һава катнашмасының шартлавы нәтиҗәсендә бер бүлмәле фатирдагы милек, тәрәзә пыялалары зыян күргән. Подъездда штукатурка сибелгән. Ике подъезддан 63 кеше эвакуацияләнгән, шуларның 14е - балалар», — дип хәбәр иттеләр МЧСтан.

Йортта яшәүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнгән.

"Йорт конструкцияләренең бөтенлеге бозылу очраклары, җимерелү куркынычы юк, подъездда газ ябылган, тикшерү өчен "Струна“ диагностик комплексын җәлеп итү планлаштырыла. Баш идарә начальнигы Марат Латыйпов күрсәтмәсе буенча, урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив төркеме чыга. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана", - дип өстәделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

"Сәбәбе кыска ялганыш булырга мөмкин, шуннан соң чыбыклар, газ счетчигы эрегән, газ чыккан, шул сәбәпле шартлау булган",  - ди шәһәр хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов.

Башкортстан Прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.

Фото: "МЧС России"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: