+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 март 2023, 18:00

"Бабай хәлле иде, мин - көтүче баласы..."

Әнвәр Нургалиевның борынын кем сындырган?

"Бабай хәлле иде, мин - көтүче баласы..."
"Бабай хәлле иде, мин - көтүче баласы..."

  «Башкирская домохозяйка» исеме белән танылган блогер Миләүшә Шәйхелисламова җырчы белән бергә бер көн уздырган.

«Мин бит грузчик булып эшләдем, дөгеләр урлаштыра торган идем. Без аны тишек капчыклардан гына урладык, алардан коела да, аны җыярга ярамый, шуны тиз-тиз генә җыярга тырышабыз» – дип сөйли Нургалиев. Блогер Миләүшә: «Кыскасы, дуслар, Әнвәр Нургалиев бур булган, күз алдына китерәсезме? Алар капчыкларның тишекләрен зурайтканнар да күбрәк алганнар. Ишеттегезме, Әнвәр агай йолдыз булып тумаган...» – дип куәтли аның сүзләрен.

"Сәнгать институты тулай торагында урам себерүче булдым. Иртәнге сәгать 5тә уяна идем, тиз-тиз генә тулай торакның алдын тазартып алам, аннары дәрескә чабам. Әле безнең Рафаэль елак булды. Төне буена аны тирбәтеп чыгам. Сакчы булдым тагын, – дип дәвам итә Нургалиев. – Мин әле мебельләр дә ясаган кеше бит. Үзем кисеп, үзем ясадым".

Әнвәр Нургалиевның үз куллары белән ясаган беренче кухня гарнитурын хатынының әнисе сатып алган.

- Әнвәр Нургалиев бик бай кызны кәләш итеп алган, – дип дәвам итә блогер Миләүшә камерага.

- Бабам минем хәлле иде, ә мин – көтүче баласы, – дип өстәде Әнвәр Нургалиев ул сүзләргә.

Әнвәр Нургалиев шәхси төзелеш фирмасы булуын, шунда эшләгән акчаларны «Барс медиа»га салуын сөйләде. «Үрдәк аттым, казга тиде, кыскасы», – дип аңлатты ул гамәлен.

Әңгәмә барышында Әнвәр Нургалиев пластик операция ясатуын да сөйли. «Кайчандыр бер сугышкан вакытта борыным сынган иде, бер тюремщик тондырды», – ди ул.

Фото: социаль челтәрләрдән 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/saxna-artyndagy-anvar-nurgaliev-urlastyra-idem-5858179

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: