+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 март 2023, 17:20

Әбекәй, малай һәм эт

Бер күренеш еллар буе кабатлана, кайберләре мизгел эчендә юкка чыга. Бу ни хикмәт?

Әбекәй, малай һәм эт
Әбекәй, малай һәм эт
Ничек кенә сәер тоелмасын, яшь гаиләм белән Уфаның Черниковка бистәсендә яшәгән елларны сагынам. Ул чакта әле безнең үз фатирыбыз да юк иде, ай саен түләп тордык. Ике елдан шул ук бистәдә, элеккечә әйткәндә “бандитлар оясында”, үз почмагыбызны булдырдык, аннары балалар калкына башлады. Аларның берсен – мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына илтергә, я булмаса кич алып кайтырга кирәк. Моны хатыным Зәмзәмия белән чиратлашып эшли идек. Кыскасы, барысы да башка гаиләләрдәге кебек, ләкин...

Улым беренче сыйныфка укырга төшкәч, эшкә барышлый аны мәктәпкә гел мин озатып куя идем. Әнә шундый көннәрдә гел бер үк урында (!), гел бер үк вакытта (8:15 сәгатьтә!) без бер үк картинага тап була идек: өлкән генә яшьтәге хатын (45-50 тирәсе), бәләкәй генә малайны һәм кечкенә этне ияртеп, безнең борын алдыннан гына үтеп китәләр дә салмак кына адымнар белән юлларын дәвам итәләр. Ә улым гел бер үк сүзләрне кабатлый: “Менә әбекәй дә малае белән китеп бара!” Мин исә: “Бу түтәңә карап, сәгатьне дөресләп була!” – дим.
Ул хатын малайның картәнисе булдымы, әнисеме – берни дә әйтә алмыйм, үзе дә, малай да гадәти кешеләр иде. Ул баланың аркасына асылган портфеленә кызык кына сурәт тә төшерелгән. Әлеге хатынкай да бу баланы минем кебек үк мәктәпкә озата баргандыр инде. Этләре дә күзгә әллә ни ташланып бара торган түгел, үзе дә бәләкәй генә, йоны да кыска гына, колаклары белән койрыгы – кара, үзе ак көчек...
Берничә елдан без Дан бульварына күчендек һәм әлеге сәер компанияне исебезгә дә төшермәдек. Анда кызыбыз туды, улыбыз инде зур егет булды, әти-әниләребез картайды. Күп кешеләр тормышыбыздан юкка чыкты, яңа дуслар өстәлде. Бер акыллысы әйтмешли, тормыш – автобус: берәү керә, икенчесе чыгып китә. Инде үткәннәрне сагынып кына искә аласы калды. Шуңа да күптән түгел отпускада вакытта элек яшәгән урыннарны күреп кайтасы килеп, велосипедта та йөрермен, дип, иртәнге якта ук Черниковкага киттем.

Гадәти эш көне иде. Улымны бәләкәй чагында мәктәпкә озатып йөргән вакытка туры килдем. Безнең квартал әллә ни үзгәрмәгән, кайбер йортлар таушала төшкән, икенчеләрен, киресенчә, матурлаганнар, төзек­ләндергәннәр. Безнең элекке йорт та шул ук диярлек, тәрәзәләрдәге пәрдәләр генә яңарган, подъезд төбендәге машиналар да заманчаларына алмаштырылган.

Шулвакыт, нигәдер: “Теге малайны озатып йөргән түтәйне дә очратсам!” – дип уйлап куйдым. Әлбәттә, ансыз картина тулы буламыни?! Һәм шул ук мизгелдә бәләкәй генә этен, малаен иярткән теге апа килеп чыкмасынмы! Чыннан да, шул ук түтәй, аркасына кызык сурәт төшерелгән портфелен аскан шул ук малай һәм шул ук көчек! Сәгатемә күз салам: 8:15!

Күргәннәремнән канәгать булып, теге түтәйне очратуыма ничектер күңелем тынычланып (барысы да үз урынында булгач, димәк, шөкер, барысы да тәртиптә!), кайтыр якка кузгалдым. Юлда туктап, каһвә эчеп алырга, берьюлы яшьлегем үткән бистәдә алган матур тойгыларны тагын бер тапкыр кичерергә бер кафега кердем. Шунда теге түтәйне дә искә төшердем һәм... шулчак башка суккан кебек булды: бәй ничек була соң әле бу?! Шайтан алгыры, әллә күпме вакыт үтте бит! Ул малай да инде күптән зур егеттер, түтәй дә әллә кайчан карчыкка әйләнергә тиеш, көчекләр ул кадәр яшәми ләбаса! Нәрсә булды соң бу? Мин бу хәлне берничек тә аңлата да, оныта да алмыйм...
* * *

Бүген – минем ял көне. Йокы туйгач кына торып, телефондагы хәбәрләрне, Интернеттагы яңалыкларны каһвә эчә-эчә караштырып алганнан соң кибеткә киттем.
Подъезд алды территориясенең тәбәшәк кенә тимер коймасы капкасыннан чыккач, юл аша үтеп, күрше йортның 60 метрлы тротуарына аяк бастым. Янәшәдәге машиналарга төнлә бераз кар сибәләп киткән. Йорт почмагыннан килеп чыгып, миңа каршы 30 яшьләр тирәсендәге бер ир-егетнең килә башлавын чамалап алдым. Башында бәйләнгән кара башлык, аңа кызыл йолдызлы ниндидер логотип төшерелгән, йолдыз уртасына нәрсәдер язылган. Кулында – зур булмаган сумка. Гел карадан киенгән.

Шулай итеп, каршыма бер кеше килә. Минем кешенең аурасын күрү сәләтем бар, моңа да икенче төрле, нәкъ шундый караш ташладым: моның тышчасы тонык-соры төстә, баш очына таба сорылы-җете кызыллыга күчә бара. Авыру микәнни? Текәлебрәк карыйм. Ир, моны тоепмы, нәрсәдер комачаулаган кебек, уң иңсәсен күтәрә биребрәк куйды да кинәт селкеп төшерде. Аннары, миңа карап, бераз елмайгандай итте, йөзенә ниндидер гаҗәпләнү билгесе чыкты.
Мин гадәттәге үз сукмагымнан машиналар арасыннан үтеп киттем. Сәер кеше бу, танышым булдымы әллә? Борылып карасам, теге кеше иде юк инде! Секунд эчендә ничек юкка чыгып була? Кире килеп, машиналарның эчләрен дә, асларын да карап чыктым, бер җирдә дә юк! Менә шундый сәер хәл. Ә бит елмаю катыш гаҗәпләнгән йөзен күрмәсәм, мин борылып та карамас идем...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.

(Интернеттан алынды).


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: