+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 март 2023, 08:25

Пассажирын таптап киткән

Бер төндә Башкортстан юлларында ике җәяүле һәлак булды.

Пассажирын таптап киткән
Пассажирын таптап киткән

Беренче юл-транспорт һәлакәте төн уртасында Әлшәй районында Чишмә - Аксеново - Кыргыз-Миякә автомобиль юлында Хәнҗәр авылы янында була. Уфа районыннан 25 яшьлек егет «Лада Гранта»да Миякә районының 53 яшьлек кешесен бәрдерә. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шофер чакырган ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. Аның сүзләренчә, җәяүле кинәт кенә юлга йөгереп чыккан.

Икенче авария Благовещенда "Көньяк тупик" урамында була. 40 яшьлек ир "ВАЗ-2112" руле артында 34 яшьлек хатын-кызга бәрелә, ул элек аның пассажиры булган. Водитель аны төшергәннән соң игътибарсызлыгы аркасында таптаткандыр, дигән фараз бар. Хатын да җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

ЮХХДИда билгеләп үтелгәнчә, медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча, ике шофер да айнык булган.

Фото: "УГИБДД МВД по РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: