+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 март 2023, 07:55

Хатын-кызны кыздырсаң...

Караидел районында бер гүзәл зат, ирен көнләп, әллә ниләр майтарып ташлаган.

Хатын-кызны кыздырсаң...
Хатын-кызны кыздырсаң...

Күршеләрендә «Газель» фургоны януы турында хәбәр Караидел авылында яшәүче хатын-кыздан килә. Полиция хезмәткәрләре янгынга 34 яшьлек ханымның катнашлыгы барлыгын ачыклаган. Ул кылган эшен таныган һәм ире белән көнләшү аркасында талашканнан соң җинаять эшләгәнен сөйләгән.

Барысы да ире Уфага эш буенча китүе һәм аның шалтыратуларына җавап бирмәве нәтиҗәсендә башлана. Хатын, иренең бу кылыгына кимсенеп, ничек тә үч алу теләге белән яна.

Ир Уфадан кайткач, әти-әнисе янында туктала, өенә кайтмый. Үз чиратында, хатын, ире авылга кайтканын белгәч, аңа «Газель»ен яндырачагы турында хәбәр яза. Әмма ире моңа бернинди дә әһәмият бирмәгән.

Явыз ниятле хатын, ару гына төшереп һәм үзе белән бензин алып,  үзенең «идеясен» тормышка ашыру өчен туганнары йортына китә. Пыяланы ватып, машина салонына бензин сибә, аннары яндыра һәм җинаять урыныннан кача.


Хәзер китерелгән зыянны бәяләү үткәрелә, шулай ук җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Фото: "МВД по РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: