Янгын кирпеч йортта чыккан.
Ул сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк. Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, йортта дүрт балалы гаилә яшәгән, аларның икесе балигъ булган.
Янгын вакытында йортта әнисе һәм аның 10 яшьлек кызы булган. Әнисе әйтүенчә, янгын уенчыкны электр челтәреннән зарядкалау вакытында булган. Янгын хәбәрчесе эшләп киткән, әмма хуҗабикә утны үзе генә сүндерә алмаган.
Бу вакыйганың хәл-шартлары ачыклана.
Фото: "МЧС России"