+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 март 2023, 15:15

"Кызыңны 500 мең сум коткарачак!"

Газиз балаңа ярты миллион сум акча жәлмени?

"Кызыңны 500 мең сум коткарачак!"
"Кызыңны 500 мең сум коткарачак!"

Республиканың берничә кешесе «Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә тарыды» схемасы буенча мошенниклар капканына эләккән.

Мәсәлән, Уфа шәһәреннән 91 яшьлек пенсионер, мошенникларның, кызыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, дигән сүзләренә ышанып, курьерга 500 мең сум акча биреп җибәргән. Акча тапшырылганнан соң гына әбекәй кызына шалтырата һәм, аның белән барысы да яхшы икәнен белгәч, полициягә мөрәҗәгать итә.

Дүртөйле районында яшәүче хатын да шундый ук мошенниклык схемасына капкан. Бу очракта мошенниклар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дип таныштырган һәм «мәсьәләне хәл итү» өчен 100 мең сум сораган. Нәтиҗәдә, ханым үзенә килгән курьерга акча тапшырган.

Телефоннан чит кешеләр белән сөйләшергә тырышмагыз. Якыннарыгызның бәлагә таруы турында хәбәр итсәләр, башта, аларның үзләренә шалтыратып, барысын да белегез. Мошенниклар барыбызга да шалтырата, кемдер уяулык күрсәтә, кемдер шунда ук алар капканына эләгә. Сак булыгыз!

 

фото: ustlabingo.ru  

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: