Ир-атның аяклары бәйләнгән, ә гәүдәсе полиэтилен белән уралган булган, шулай ук анда пычак яралары һәм тартып бару эзләре күзәтелгән. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Белгечләр тикшерү-оператив чаралар үткәрә, алар барышында шикләнелүченең шәхесе ачыкланган. Ул Суккул авылында яшәүче 45 яшьлек кеше булып чыккан. Аның машинасын тикшергәндә бау фрагментлары һәм кан эзләре табылган. Җыелган дәлилләр басымы астында ир кылган эшен таныган, әмма барысын да хәтерләмим, дип белдерә.
Тикшерү версиясе буенча, 13-16 мартта биш кешедән торган компания Суккул авылында кәеф-сафа кора. 16сы көнне шикләнелүче 51 яшьлек яңа танышы белән бергә йорт мунчасында мәҗлесне дәвам итәргә карар кылалар. Эчкәндә конфликт килеп чыга, аның барышында явыз ниятле кеше кунакка пычак кадый, аннан соң гәүдәсен пленкага төрә, караңгы төшүен көтә һәм, аякларын машинага бәйләп, якындагы зират ягына сөйрәтеп алып китә. Зираттан ерак түгел трос өзелә. Мәет юлда кала, ә ир-ат кача...
Тикшерү дәвам итә.
Фото: "следкомрф"