+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 март 2023, 07:50

"Җиде операция кичердем инде..."

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның хәле шәптән түгел әле. 

"Җиде операция кичердем инде..."
"Җиде операция кичердем инде..."
Соңгы елларда аның авыруы, катлаулы операцияләр кичерүе хакында язган идек. Җырчы хәзер Яңа ел алдыннан күзенә ясалган операциядән соң тернәкләнү уза.

"Интертат" хәлләрен белешергә дип шалтыраткач, ул азмы-күпме алга китеш сизелүе хакында әйткән.
 
«Күзләремә җиде операция ясаттым инде мин. Соңгысы Яңа ел алдыннан булды. Казанда күземә мөгезкатлавы (роговица) күчереп утырттылар. Бүгенге көндә шул килешерме, юкмы дип көтәбез. Үзем әкрен кенә яктылыкны тоя башлаган кебек. Әгәр ярдәме булмаса, җәйгә таба Мәскәүгә барып күренергә дип уйлап торабыз.

Казанга дәваханәгә барып тикшеренеп кенә кайтам да, күбрәк өйдә инде мин. Гастрольләргә чыгарга иртәрәк әле", – дигән Дәниф Шәрәфетдинов.
 
Фото: социаль челтәрләрдән

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/danif-sarafetdinov-xale-turynda-ide-operaciya-yasattym-inde-min-5858283

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: