Әлеге вакыйганың нечкәлекләрен үзенең Телеграм-каналында республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов сөйләде.
Төбәкнең юл полициясе мәгълүматларына караганда, гадәттән тыш хәл Уфа-Ырынбур юлының өченче километрында булган. Монда "Renault Logan" һәм "Nissan Terrano" бәрелешкән, аннары "КамАЗ" йөк машинасы, ул «Ниссан»га бәрелгән. Бу вакыйга нәтиҗәсендә 35 яшьлек водитель хатын һәм аның 3, 7 һәм 10 яшьлек өч баласы имгәнгән.
Бу урында биш чакрымга сузылган тыгын барлыкка килгән.
Фото: социаль челтәрләр.