+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 март 2023, 15:20

Поликлиникада егылып үлгән

Бер көн элек ул поликлиника табибы тарафыннан планлы тәртиптә тикшерелгән булган.

Поликлиникада егылып үлгән
Поликлиникада егылып үлгән

«БашДТП» телеграм-каналында бүген иртән медицина учреждениесенә кергәндә эскәмиядә яткан ирнең видеосы пәйда булды. Аның янында сакчы йөгергәли. Видео авторы билгеләп үткәнчә, 10 мартта уфалы анализлар тапшырырга килгән һәм аның хәле начарланган, ул 18нче хастаханәгә караучы 2нче поликлиникага керү урынында егылган.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте "Башинформ"га әлеге хәл турында комментарий биргән.

"10 мартта 08.34 сәгатьтә ул поликлиникага табиб билгеләгән лаборатория тикшеренүләрен планлы тапшыру өчен килә. Ишек төбендә сакчы ирнең хәле начарлануын күрә, диванга ятарга тәкъдим итә һәм ашыгыч ярдәм кабинеты фельдшеры, терапевт, кардиолог һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакыра. 08.41 сәгатьтә пациентның йөрәк эшчәнлеге туктала, медицина учреждениесе хезмәткәрләре шунда ук, урында, реанимация чараларын башлый. 08.52 сәгатьтә ашыгыч ярдәм бригадасы килә, ул реанимация чараларын дәвам итә. Йөрәк-үпкә реанимациясе башланганнан соң 30 минут үткәч, пациентның биологик үлеме теркәлә", — дип хәбәр итәләр министрлыктан.

Ир терапевт, кардиолог, невролог, урологта диспансер исәбендә торган. Аның төп диагнозы - йөрәк ишемиясе авыруы.

"Бер көн элек ул поликлиника табибы тарафыннан планлы тәртиптә тикшерелгән, Эхо КГ, УЗДС МАГ тикшеренүләре үткәрелгән, табиб-терапевт тарафыннан тикшерелгән, тикшерү вакытында аның хәле канәгатьләнерлек булган. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша", - дип өстиләр ведомствода.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: