+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 март 2023, 17:35

Маньяк кешеләрне куркуга салган

Бәләбәй районының Приют бистәсендә яшәүчеләр хафага төшкән.

Маньяк кешеләрне куркуга салган
Маньяк кешеләрне куркуга салган
"Приют маньягы" кушаматы бирелгән билгесез кеше песиләрне һәм этләрне атып йөри.

"Бу инде чын "серийный маньяк"! Бер үк тәртиптә эш итә: ике күз арасына ата. 22 мартта аның гамәлләреннән песи зыян күрде. Бу кешенең төрле кораллары булырга мөмкин. Без куркабыз! Хайваннар өчен генә түгел, балалар, кешеләр өчен дә куркыныч. Бу атучының башы белән нидер булган? Ул авыру! Соңгысында бер песи шушы бәндә ясаган ярадан үлде. Бу атыш турында ниндидер мәгълүматка ия булучыларның безгә хәбәр итүен сорыйбыз. Без аны табар өчен барлык көчебезне салачакбыз», — дип язган социаль челтәрләрдә шунда яшәүче хатын.

Постка комментарийларда югалган, яраланган песи хуҗалары табылган. Интернет кулланучылары билгеләп үткәнчә, «хайваннарга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә» - ул җинаять, иректән мәхрүм итүгә кадәр җәзалана: «Мондый кешеләр башта хайваннарны имгәтә, аннары кешеләргә чират җитә. Аны ныгытып эзләргә һәм чаралар күрергә кирәк»; «Бу өлкән кеше түгел. Узган елның җәендә улым кибеткә китте, һәм ниндидер үсмерләр аның маңгаена аткан. Тишеге калды". "11 март иртәсендә 8 Март һәм Знаменка авыллары арасындагы юл чатында бер этне атып үтерделәр. Минемчә, полиция хезмәткәрләре дә моңа игътибар итәргә тиеш! Ул бит үтерүне дәвам итәчәк!», -дип язалар социаль челтәрләрдә.

фото: news.wfsu.org

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: