+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 март 2023, 11:25

Төнлә өенә бәреп кергән..

Хуҗа башта бомжны куып чыгара, ә аннары кулына таяк ала...

Төнлә өенә бәреп кергән..
Төнлә өенә бәреп кергән..

Башкортстанда бер ирне йортына үтеп кергән исерек бомжны үтергән өчен колониягә озаттылар.

Кушнаренко район суды Кушнаренко авылында яшәүче 53 яшьлек кешегә карата җинаять эшен карады. 2022 елның 14 декабреннән 15енә каршы төндә бергә яшәүче ир белән хатын ару гына сыйланганнан соң йокларга яталар.

Берникадәр вакыттан соң бикләнмәгән ишек аша аларның йортына исерек бомж керә. Чакырылмаган кунак уянып киткән йорт хуҗасыннан төн кунарга урын бирүне таләп итә, әмма хуҗа аны кире кага һәм ишегалдына этеп чыгара, ә үзе йокларга ята.

"Соңрак йортсыз кеше янә әлеге йортка керә һәм гаепләнүчене мыскыл итә, куркыта башлый. Шуннан хуҗа аңлы рәвештә бомжны таяк белән кыйнап ташлый. Алынган җәрәхәтләрдән соңгысы вафат була. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте», — дип хәбәр иттеләр судта.

Ирне алты елга катгый режимлы холык төзәтү колониясенә хөкем итәләр.

 

Фото: yaplakal.com

 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: