+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 март 2023, 08:45

Эш урынында һәлак булган

Ирнең өч баласы калган, берсе - махсус хәрби операциядә.

Эш урынында һәлак булган
Эш урынында һәлак булган
Кичә Уфаның  Нагаево бистәсендә Октябрь районының Сипайлово микрорайонын төзекләндерү хезмәте территориясендә производствода бәхетсезлек очрагы теркәлгән. «Башинформ»га һәлак булган ир-атның туганнары хәбәр иткәнчә, ул «КамАЗ» тәгәрмәче шартлаганда вафат булган.

Бу оешмада шофер булып эшләгән ир тәгәрмәчкә тын тутырган була. Ул шунда ук үлә. Бу вакытта янәшәдә беркем дә булмаган. Мөгаен, хәвефсезлек таләпләре үтәлмәгәндер, предприятиедә бу эшләрне кемдер башкарырга тиешлеге каралмаган, шуңа күрә шоферлар үзләре булыша, транспортны ремонтлый.

Бу эш буенча тикшерү бара.

Фаҗига урынына ашыгыч ярдәм, полиция хезмәткәрләре чакырылган.

Фото: "СКР по РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: