+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 Апреля 2023, 09:25

21 яшьтә генә үзе...

Үзе исерек килеш кеше таптап үтергән.

Добавить в предпочтительные источники Google
21 яшьтә генә үзе...21 яшьтә генә үзе...
21 яшьтә генә үзе...
Стәрлетамак районында автомобиль астында җәяүле һәлак була. ЮХХДИның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 4 апрель төнендә Стәрлетамак-Красноусол автоюлында «Ниссан Альмера» руле артында берәү җәяүлене бәрдергән. 40-45 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән һәлак булган. Үлгән кешенең шәхесе ачыклана.

"Үтерүче - Гафури районында яшәүче 21 яшьлек егет. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре медицина тикшерүе барышында аның исерек хәлдә булуын ачыклаган. Нәтиҗә 0,206 мг/л тәшкил иткән», — дип хәбәр итәләр ведомствода.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланды.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева