+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 апрель 2023, 10:30

Бер яшьлек баласын ташлап китмәс иде...

Уфада Кырмыскалы районында туган 33 яшьлек хатынны эзлиләр.

Бер яшьлек баласын ташлап китмәс иде...
Бер яшьлек баласын ташлап китмәс иде...

Гөлназ Нигъмәтуллинадан бер атна дәвамында бернинди яңалык юк, гәрчә өйдә аны бер яшьлек кызы көтсә дә.


Әнисе сөйләгәнчә, аның кызы Уфага аларга һәм туганнарына ярдәм итәр, шулай ук кечкенә кызын тәэмин итәр өчен эшкә киткән. Уфада яшь хатын егет белән таныша һәм алар  бергә яши башлый. Ләкин егет аңа начар мөгамәләдә була, шуңа күрә күптән түгел Гөлназ әйберләрен җыеп, аннан күчеп китә. Берничә көннән соң ул элемтәгә керүдән туктаган, әмма элек һәр көнне әнисенә шалтыратып, кызы турында сорашкан булган.

- Бу аңа бөтенләй охшамаган. Ул кызы өчен таулар актарырга әзер иде. Кемдер Гөлназны социаль челтәрдә тапкан, диләр. Ул анда Петербургка күченеп, шунда кияүгә чыгуын язган, ә аннары барысын да блокка куйган, имеш. Ләкин мин моңа ышанмыйм, ул беркая да җыенмады, билет алмады һәм кызын да ташламас иде. Начар нәрсә булырга мөмкин дип борчылам. Аны кайдадыр ябып тоталар дип куркам, - ди югалган хатынның әнисе.

Хәзер Гөлназ Нигъмәтуллинаның туганнары волонтер-эзләүчеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәм полициягә гариза язган. Яшь әнинең югалуының барлык хәл-шартлары ачыклана.

 

фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: