+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 апрель 2023, 08:40

Ятим бала апасы белән яшәгән булган...

Ул шахмат уены белән мавыга, укучылар конференцияләрендә катнаша, алма бәлешенә кадәр пешерә. Мунчада җизнәсе балта белән чапкалаган бала шундый.

Ятим бала апасы белән яшәгән булган...
Ятим бала апасы белән яшәгән булган...
Язуыбызча, фаҗигадә гаепле 27 яшьлек Николай, хатыны кебек үк, сәламәтлеге белән проблемалар кичерә. Ир беркайда да эшләмәгән, шулай ук бик тиз кызып китүчән һәм агрессив характерга ия. Ул хатынының 12 яшьлек энесенә карата аеруча дошманлык хисе кичерә.

Зыян күргән баланың үз әти-әнисен иртә югалтуы билгеле, шуңа күрә ул апасы белән яшәгән. Ул бик кызыксынучан бала булып үсә: кошлар өчен җимлекләр ясый, шахмат белән мавыга һәм хәтта балалар фәнни-гамәли конференцияләрендә катнаша, анда призлы урыннар ала. Ә 4нче сыйныфта «Каникулларны файдалы итеп үткәрегез!» фотоконкурсында катнашып, алма бәлеше пешерү осталыгын да күрсәтә.

2 апрельдә гаиләгә кунакка картәниләре килә. Йорттагылар мунча яга, өстәл әзерли. Бу юлы Николайны нәрсә ачуландырганы билгесез. Ир, балта тотып, малай булган мунчага бәреп керә һәм аның кулларына һәм аякларына чапкалый.

Бала 40 процент канын югалткан, хәзер ул реанимациядә, ә табиблар әлегә бернинди фараз да бирми.

Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы аңа ярдәмгә акча җыю турында хәбәр итте.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: