Татарстанның Актаныш районындагы Татар Ямалысы авылында коточкыч янгын чыккан. Кайбер мәгълүматлар буенча, бер әби хуҗалыгында коры үләнне яндырмакчы булган. Шуннан киткән инде. Биш йортның көле күккә очкан. Янгын сүндерүчеләрнең сулары беткән, диләр. Халык булдыра алганча сүндерешкән. Зыян күрүче юк.
Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләрен, хәл-шартларын тикшерү бара.
Хөрмәтле дуслар! Көннәр җилле һәм коры тора, ихата тирәсен чистартабыз, дип, чүпләрегезне берүк яндырмагыз! Уттан сак булыгыз!
Фото: aktanysh-rt.ru