+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 апрель 2023, 10:55

"Бу инде чып-чын маньяк"

Уфада бер хатын-кызга һөҗүм иткән бәндәне тоткарлыйлар.

"Бу инде чып-чын маньяк"
"Бу инде чып-чын маньяк"
Инцидент кичә, 9 апрельдә, кичке унда Черниковкада булган.

Социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз сөйләвенчә, ул тыныч кына өенә кайтып барганда аның янына таныш булмаган ир-ат йөгереп килә. Ул аны интим урыннарыннан тоткалый башлый һәм бер үтеп баручыны күргәч кенә туктый. Хатын-кыз мондый ситуацияләрдә битараф калмаска чакырган.

"Бу коточкыч. Кеше тыныч кына өенә кайтып бара, аны ниндидер маньяк куып тота, әдәпсез кылана, кыз шок хәлендә. Әгәр дә башка кешенең аларга каршы килүен күрмәсә, бу бәндә беркайчан да туктамас иде. Төнлә йөрү куркыныч түгел, урамга чыгу куркыныч. Кешеләр, әгәр дә сез мондый хәлне күрәсез, хатын-кызга ярдәмгә ташланыгыз. Әгәр дә үтеп баручы кеше булмаса, мин бүген өйгә кайтып җитә алмас идем дип уйлыйм», – дип язган ханым.

Комментарийларда интернет кулланучылар кызларга үзләре белән саклану чаралары – борыч баллончыклары һәм электрошокерлар йөртергә тәкъдим итә. Күпләр бу кешегә полициягә гариза язарга кирәк дип саный. "Бу инде конкрет маньяк, аларны тотарга кирәк".

Фото: социаль челтәрләрдән.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: