Бу хакта хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.
"Гадәттә, ирләре Себердә эшләгән хатын-кызлар тормышка зарлана. Имеш тә, ирләрен сагыналар. Ә мин аның Себердә эшләве белән бәхетлемен. Ул эштән мине сагынып кайта, барлык үтенечләремне үти, кирәк әйберләрен сатып ала.
Ә ул эшкә киткәч, бу "вазыйфа"ны башка ир үти. Шуңа күрә дә миндә затлы киемнәр дә, кыйммәтле машина да бар. Җитмәсә, елына ике тапкыр чит илгә ял итәргә барам.
Ә иремә, минең башка кешем бар икәнен нәрсәгә белергә кирәк? Ул безнең тормыштан канәгать", дип язган ул.
Фото: ru.freepik.com сайтыннан.