"Бүген, безнең Тамир (исеме үзгәртелә) гомум палатага күчерелә, аның өчен шатланып, әнисенә шалтыратырга, малайның үзен ничек хис итүен белергә карар иттем. Шалтыраткач: „Сез үзегез аңардан бу хакта сорый аласыз“, - дигән сүзләр ишеттем һәм әнисе телефон трубкасын улына тапшырды. Аның тавышы көчле, энергия белән тулы иде! Бераз сөйләшеп, аңа районның барлык кешеләреннән сәлам, шулай ук тизрәк савыгу һәм көчләрен тергезү теләкләрен җиткердем», — дип хәбәр итә муниципалитет җитәкчесе.
Элегрәк Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында баланың сәламәтлеге тотрыклыланган дип хәбәр иткәннәр иде.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, 27 яшьлек ир 12 яшьлек малайга мунчада балта белән һөҗүм итә, аңа коточкыч җәрәхәтләр ясый. Авыр хәлдә булган баланы куллары һәм аяклары яралары белән хастаханәгә алып китәләр. Соңыннан шикләнелгән кеше үз-үзенә кул салырга тырыша, ә туганнары комачаулагач, җинаять урыныннан кача, ләкин юлда ул аңын югалта. Машинада үтеп баручы кешеләр аны хастаханәгә алып китә, һәм аны хокук саклау органнары таба. Малайны санавиация белән Уфага, РДКБга алып киләләр. Аның тәнендә күп санлы яралар була.
Тикшерүчеләр «балигъ булмаганны үтерергә омтылу» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Гаепләнүчене ике айга кулга алалар.
Фото: башинформ