Гәүдә баскетбол мәйданчыгы артында яткан була. Урынга хокук сакчылары һәм медиклар чакырылган.
Үлгән кешенең шәхесе ачыкланган. Ул Нефтекамада яшәгән һәм быел 25 гыйнвардан бирле хәбәрсез югалган дип саналган 56 яшьлек хатын булып чыккан.
Ул эзләүгә игълан ителгән булган, эзләүдә полиция хезмәткәрләре катнашкан. Хатын-кыз хәтере югалу белән интеккән. Аның үлеменең сәбәбе йөрәк белән бәйле проблемалары булырга мөмкин.
фото: башинформ