+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 апрель 2023, 06:00

Бу кичне кунаклар килгән булган...

Кичә Миякә районында чыккан янгында ир белән хатын янып үлгән.

Бу кичне кунаклар килгән булган...Бу кичне кунаклар килгән булган...
Бу кичне кунаклар килгән булган...

Башкортстанның Тикшерү комитеты бу фаҗиганең нечкәлекләре турында сөйләде. Ведомствода 15 апрель иртәсендә булган вакыйга факты буенча тикшерү үткәрелүен хәбәр иттеләр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига алдыннан бу гаиләгә Кыргыз-Миякә авылына 11 туганы кунакка килгән. Алар барысы да кунарга калган.

Иртәнге сәгать 4-5 тирәсендә кунакларның берсе йортның верандасы янганын күрә. Ул башкаларны уяткан һәм 54 яшьлек хуҗабикәдән башка барысы да йорттан чыгып өлгергән.

Хатынга ярдәмгә аның 46 яшьлек ире ташлана. Ул өйгә керә, ләкин кире чыкмый. Ир хатыны белән бергә бинада вафат була.

Фото: Тикшерү комитеты сайтыннан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас