«Сахарник» бакча ширкәте территориясендә сигез дача йорты янган.
Янгын турында хәбәр коткару хезмәтенә 11:39да килә. Көчле җил утны берьюлы берничә йортка күчерә, янгын сүндерүчеләргә бик куркыныч шартларда эшләргә туры килә.
Янгынны 14:12 сәгатьтә туктату мөмкин булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк, сәбәпләр ачыклана.
фото: "МЧС России"