+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 апрель 2023, 14:19

"Өе зират өстендә тора иде..."

Хатын коточкыч хәлләргә дучар булган.

"Өе зират өстендә тора иде..."
"Өе зират өстендә тора иде..."

"Бу хәлне әнием сөйләгән иде. Аңа инде бик озак вакыт үтте.

Әни 30 яшьләр тирәсендә Таня белән бер цехта эшли иде. Таня берүзе 6 яшьлек улын тәрбияли. Бер көнне бу хатын 3 бүлмәле фатир алуы турында сөйләгән. Эш урынында шунда ук төрле имеш-мимешләр йөри башлады. Янәсе, ялгызы бала тәрбияләүче хатынның өч бүлмәле фатир алырга каян акчасы булсын инде?! Сөяркәсе алып биргәндер...

Таня тиз арада шушы өйгә күченде. Әмма ул бер үзенчәлекне белмәгән: әлеге йорт иске зират өстендә төзелгән булган...

Билгеле, зур фатирда Таняның - үз, улының аерым бүлмәсе булган.

- Улым, төнлә уянып, минем янга килеп ята. Шуңа коридордагы утын һәрвакыт яндырып калдырам. Бер төндә ул миңа "Әни!" дип эндәште. Күрәм, улым ишек янында басып тора. Аны үз яныма чакырдым. Ул бераз карап торды да аш-су бүлмәсенә кереп китте. Мин, торып, аның артыннан киттем. Аш-су бүлмәсенә керсәм, улым - юк. Бүлмәсенә керәм, ә ул йоклап ята.., - дип сөйләгән ул әнигә.

Берничә көннән Таня белән тагын сәер хәл була. Ул эштән иртәрәк кайта да юыну бүлмәсенә кереп китә. Юынып торган чагында арттан аның аягын кемдер сыйпап уза.

- Мин сиңа ничә тапкыр әйттем бит инде: мин юынганда минем янга кермә! - дип ачулана хатын. Һәм шунда ук улының әлеге вакытта балалар бакчасында булуы исенә төшә...

- Күп тә үтми Таня бу фатирын сатып, башка урынга күчеп китте. Аның арытабангы язмышы турында берни дә белмим, - ди әнием.

Чыннан да, зират буенда яшәүчеләрдән төрле хәлләр турында ишеткән бар. Ә аның өстендә яшәү бик куркынычтыр ул..." - дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.

Фото: psyfiles.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: