+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 апрель 2023, 08:51

“Мин сине тәрбияләгәнгә ризасыңмы..?”

Туганнар арасыннан җил дә үтмәсен иде дә бит...

Озакламый өч ай тула инде, тик Шәфыйга ни аягына баса, ни сөйләшә, хәтта үзе ашый да алмый — урын өстендә ята. Ярый әле кызы Фәридә аны үз өендә тәрбияли. Ә олы кызы Маһира килеп тә күргәне юк, икенче кызы Мәрфуга ике көнгә бер күренеп китә. Әнисе янында бераз утыра да: “Әни, мин сине тәрбияләгәнгә ризасыңмы?” — дип кабатлый. Тик әнисе генә аның бу сүзләренә каршы берни дә әйтә алмый, күзләрен мөлдерәтеп бер почмакка карап тик ята...

Әтиләрен халык дошманы ясап, Ерак Көнчыгышка урман кисәргә җибәргәндә, Маһирага — алты, Мәр­фугага бер яшь кенә иде әле. Әтисе киткәннән соң берничә ай үтүгә, кече кызлары Фәридә дөньяга аваз салды. Бу вакытларда илдә колхозлар оештырылган иде. Хуҗалык 1937-38 елларда мул гына уңышларга иреште. Колхозчыларга да әйбәт кенә өлеш чыгардылар. Тик илдәге “халык дошманнарын” юк итү дигән җилләр бу гаиләне дә урап үтмәде. Көнчел­лек­тән шартларга җитешеп йөргән бер адәмнең ялган шикаяте белән гаилә башлыгын “халык дошманы” ясадылар.

Җитмәсә, илләр дә тыныч түгел иде. Көнбатышта Германия котырына, төньякта – Финляндия. Күп тә үтми Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш елларында һәм аннан соңгы елларда халык күргән михнәтләрне санап бетерерлек түгел.

Гаиләдә иң өлкән кызга нибары 9 яшь. Шулай да, ул кул арасына кергән инде. Әниләре эштә чакта йорт эшләрен башкара, ә җәйләрен колхоз эшенә дә чыга. Өйдә ике сеңлесен карау да аның өстендә.
Мәрфуга кече яшьтән үк үзен башка балалардан өстен күрергә тырышты. Кечеләрне кыерсытты, олыларны рәнҗетте, баш бирмәде. Үзен генә кайгыртучан булды. Күп вакыт өйдә булган ризыктан үзенә яшерен өлеш чыгарды. Башкаларга каламы-юкмы – ул турыда уйламый, тик үзе генә ачыкмасын! Ниһаять, көтеп алынган Җиңү көне җитте. Халыкның тормышы гына әллә ни җиңеләймәде. Балалар үсте. Маһира биш сыйныфны тәмамлагач, башкача укымады, колхоз эшенә чумды. Кырык җиденче елның апрель аенда әтиләре дә сугыштан кайтты. Әлбәттә, тормышлары бераз җайга салына башлады. Ә бер ел үтүгә кече сеңелләре Разия дөньяга килде.

Мәрфуга һаман үзенең гадәтләрен ташламады. 7нче сыйныфны көч-хәл белән тәмамлады да, колхозда төрле эшләрдә йөрде. Сеңелләреннән үлеп көнләшә торган булды. Унтугыз яше дә тулмастан тормышка чыкты. Бер-бер артлы кызлары туды. Ире — колхозда шофер, ә үзе мәктәп ашха­нәсендә пешекче булып эшләде. Ә Фәридә 10нчы сыйныфны тәмам­ла­гач, бухгалтер курсларында укып, хуҗа­лыкта хисапчы булып урнашты. Тормыш иптәше колхозда бухгалтер булып эшли иде. Кече сеңелләре Разия 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Салават шәһәренә барып индустриаль техникумга укырга керде һәм шунда ук эшкә калды.

Тормышка чыкты. Ире көнбатыш районнарының берсендә участок дәваханәсендә баш табиб булып эшли иде. Аларның җитеш, тату яшә­ве, әлбәттә, Мәрфуганы көнләш­терми калмады. Ул үзен Разиядан һәм аның тормыш иптәшеннән һәр­вакыт өстен куярга тырышты. Җәй­ләрен аларның көнкүрешен хәбәр итеп торсын өчен кызларының берсен Разияларга җи­бәрә иде.
Бервакыт аның башына мәкерле бер уй килә. Разияны үзләренең районына кайтару турында баш вата башлый. Сәбәбе дә табыла. Разия­ның ире үзләре яшәгән авылдан ерак бер авылда эшли. Эш буенча көн дә кайтып йөри алмый. Мәрфуга, уенча, ул анда, бәлки, сөяркә дә тапкандыр әле! Бу уйларын чынга әйлән­дереп, әнисенә һәм сеңлесе Фәридәгә сөй­ләде. Хәтта “мин беләм, кияүнең танышы сөйләде”, — дип тә ышандыра.

Шулай итеп, ул әтисе белән Фә­ридәне Разияны иреннән аерып алып кайтырга күндереп җибәрә. Ире эштә чакта килеп, Разияның ай-ваена карамый алып кайтып та китәләр. Ә Разияның ире ничек карады соң моңа? Билгеле, Разияны юллап барды. Тик Мәрфуга котыртуына карап, барлык туганнары да каршы булдылар. Разия гына да бер сүз әйтә алмады. Шулай да озатканда ул иренә: “Азга булса да килеп тор, соңыннан рәтен табарбыз”, — дип пышылдады. Әлбәттә, иренең малаен ятим итәсе, Разияны ташлыйсы килмәде, күнде. Болар янына килеп район дәваха­нәсендә ике ел чамасы эшләде дә, Разияны ияртеп, малае белән кызын күтәреп, Казахстанга киттеләр. Караганда өлкәсендә 12 ел яшәделәр. Өченчегә тагын бер малай да алып кайттылар.

Казахстанда аларга яшәргә мөм­кинлек яхшы иде. Ләкин Мәрфуганың көнләшү корты аның баш миен кимерә бирде. Күрше районда яшәп, эшләп яткан кызы белән киявен, ике балаларын ияртеп Казахстанга, Разияларга җибәрде ул. Ярый әле Разияларның тормышлары мул, фатирлары зур иде. Аларны урнаштырганчы үзләрендә асрадылар.
Сиксәненче еллар башында СССР­­да буталышлар башлангач, урындагы халык артык сүз әйтмәсә дә, “сез килмешәк” дигән сүзләрне еш кына кабатлый башлыйлар. Разиялар күп уйлап тормастан, кабат Башкортстанга, ире туып-үскән районга кайттылар. Алардан соң күп тә үтми, Мәр­фуганың кызлары да кайтты. Әйткән­дәй, чын мәгънәсендә ат артыннан ияргән колын кебек булдылар инде. Кайткач та тагын урнаш­тыру Разия белән ире өстенә төште.

Разия бик уңган хатын булды. Балаларына да яхшы тәрбия биреп үстерде. Иренең әнисен дә, үзенең әнисен дә яхшы тәрбияләде.
Әтисе үлгәннән соң, Мәрфуганың әнисе күп вакытлар Разияларда торды. Җәйләрен генә үз өенә, үз авылына кайтаруларын сорый иде. Шулай бер җәй үзендә торгач, көзгә таба авырый башлады. Бер көнне Мәрфуганың кызының киявеннән үзен Разияларга илтеп куюын сорады. Анысы карчыкны машинасында алып китте... һәм юлда барганда карчыкка инсульт булды. Разияларга барып җитә алмадылар, кияү үзләренә алып килде. Аларның яшәгән җире Разияларга якын иде. Ләкин Мәрфуганың чирле анасын үз кызыннан каратасы килмәде. Аны үз өенә кайтардылар. Ике кызы якын торса да Мәрфуга карчык янына онытканда бер генә килә иде. Гел барып йөрү авыр булгач, Фәридә әнисен үз янына ала.

Әнисе урында ята. Сөйләшә дә, ашый да алмый. Авыру карау Фәридә өстендә. Ә Мәрфуга ике көнгә бер килә дә, әнисе янына утырып: “Инәй, мин тәрбияләп караганга ризамы? — дип такылдый. Әйтерсең, әнисен үз өенә алып кайтып тәрбияли. Оят та, намус та юк, ахры, ул Мәр­фугада. Ә әнисе аның сүзләрен, мөгаен, ишетәдер дә, тик бер сүз дә әйтә алмый, почмакка карап тик ята. Ә Мәрфуга чыгып киткәч, Фәридәнең кулын үз кулына алып кыса да, күзләреннән яшь тәгәри...

Фуат Мусин.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: