+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 апрель 2023, 03:05

Баланы харап иттеләр

Дәүләкән районында юл-транспорт һәлакәтендә исерек шофер аркасында яшь ярымлык бала һәлак булган.

Баланы харап иттеләрБаланы харап иттеләр
Баланы харап иттеләр
Беренчел мәгълүматлар буенча, 22 апрельдә Дәүләкән районында көндезге сәгать берләр тирәсендә Поляковка - Черниговка автоюлында 18 яшьлек "ВАЗ-21099" йөртүчесе, идарәне югалтып, юл читенә килеп төшкән. Җиңел автомобиль электр баганасына бәрелә һәм әйләнә. Юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән яшь ярымлык бала вафат була.

Полиция вакыйга вакытында автомобиль салонында биш кеше, шул исәптән өч бала булуын ачыклаган. Үлгән бала арткы утыргычта булган, балаларны утырту җайланмасы булмаган. Моннан тыш, шоферның исерек булуы ачыкланган. Тикшерү 0,537 мг/л алкоголь булуын күрсәткән.

Шулай ук ир-атның машина йөртү таныклыгы юк һәм автомобиль теркәлмәгән булган.
 
Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас