Бу вакыйга белән 35 яшьлек хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә уртаклашкан.
"7 ел ирем белән яшәгәннән соң аерылдык. Шул вакыт эчендә бергәләп ипотекага фатир сатып алдык. Ә хәзер шуны бүлешә алмыйбыз. Сатып, акчасын бүлешергә дигән идем, аның алай эшлисе килми. "Фатирны калдырып чыгып кит", - дип миңа кычкыра. Ә мин урамда яшәргә тиешме?
Бер көнне өйгә сөяркәсе белән кайтты. Менә шулай өчәү бергә яшибез инде: мин - бер бүлмәдә, алар - икенчесендә. Шул хактын-кыз да оялмыйча безнең фатирда тора бит", - дип язган ул.
Фото: ru.freepik.com